Көрәш Бүләктә «Чиста чишмә» экологик акциясе узды.
Авыл клубы хезмәткәрләре авылның актив кешеләре белән бергә «Закуан» чишмәсен тәртипкә китерделәр. Чишмә - ул җир астындагы су гына түгел. Бу урынның тере хәтере, аның табигый изге урыны. "Закуан" һәрвакыт кристаль чиста, салкын су белән дан тоткан, ул җир астыннан бәрә һәм көч бирә. Ләкин чишмәгә дә безнең кайгыртучанлык кирәк.
Акциядә катнашучылар касәне һәм аның тирәсен чүп-чардан чистарттылар, коры яфракларны җыештырдылар. Хәзер чишмә яңадан күзне сөендерә һәм чиста су бүләк итә.
Чишмәгә ярдәм итү - үзеңнең сәламәтлегеңә булышу һәм киләчәк буыннар өчен туган җиреңнең байлыгын саклап калу дигән сүз. Чиста җыештырган җирдә түгел, ә кадерләгән һәм саклаган җирдә. Битараф булмаганнарга рәхмәт!
Тулырак: https://yutazy.ru/news/dobroe-delo/cistota-rodnika-zdorove-zemli-i-celoveka