Кар чак эрү һәм асфальт бераз кибү белән Урыссу бистәсендә һәм районның башка торак үзәкләрендә янә питбайклар тавышы ишетелә башлады.
Умырзаялардан аермалы буларак, язның бу “чәчәкләре” шатлык түгел, анык хәвеф алып килә. Татарстанда юллардагы хәвефле уеннарга каршы көрәшергә карар иттеләр. Агымдагы елдан башлап балаларның питбайкларда хәвефле йөрүләре өчен җинаять җаваплылыгына кадәр җитди чаралар каралган. Уртак рейд үткәреп, бу хакта “Ютазы таңы” гәзите редакциясе һәм ДАИ төбәк бүлекчәсе хәбәр итә.
– Питбайк – уенчык түгел, гомуми кулланылыштагы юллар өчен тәгаенләнгән спорт корылмасы, – дип белдерде ДАИнең Ютазы бүлекчәсе начальнигы Марс Гәрәев. 2025 елда районда питбайклар катнашлыгында 14 очрак теркәлгән, һәм һәр очракта да ата-аналарга җавап тотарга туры килгән. Русиядә өч елда мототранспорт катнашлыгында юл-транспорт казасында 148 бала һәлак булган.
– Көннәр җылыту белән үсмерләр питбайкларда урамнарда ук йөри башлады, - дип дәвам итә Гәрәев. – Аларның кискен гамәлләре хәвеф тудыра, мотор үкерүе исә халыкка комачаулый.
Апрельнең беренче көннәрендә рейд барышында квадроциклга идарә итүче бер балигъ булмаган водитель һәм питбайкта бер өлкән хокук бозучы тоткарланган. Шәхси йортлар төбәгенә аеруча зур игътибар бүленде.
Моны белергә кирәк:
– Питбайклар – фәкать махсус юлларда йөрү өчен. Гомуми кулланылыштагы юлларда йөрү – тупас хокук бозу.
– Скутер/мопед: 16 яшьтән, «А1» категорияле таныклык булган очракта.
– Мотоцикл: 18 яшьтән, «А» категорияле таныклык һәм страховка булган очракта.
– Теләсә нинди авыл юлы – гомуми кулланылыштагы юл. Питбайкларга анда урын юк.
Мөһим!
РФ Җинаятьләр кодексының 151.2нче маддәсе 1нче өлешенә яраклы рәвештә, балигъ булмаган үсмерне хәвефле хокук бозуга юнәлтелгән гамәлләргә җәлеп иткән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.
Яшь водительләргә: үзегезне һәм әйләнә-тирәдәгеләргә хәвеф тудырмагыз! Юл-хәрәкәт кагыйдәләрен үтәгез.
Бары тик уртак тырышлык белән юлларыбызны имин итә алабыз.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/xavefsezlek/iaz-kilde-anyn-belan-berga-uramnarga-pitbaiklar-cykty