«Сөембикә» 20 ел сәхнә тота

2026 елның 5 апреле, якшәмбе

«Сөембикә» хореография коллективы 20 еллык юбилеен билгеләде.

Бу кичә яшь артистлар, аларның әти-әниләре һәм, әлбәттә, дәрт-илһамы, биюгә мәхәббәте йолдызга әверелдергән кеше -  коллектив җитәкчесе Альбина Әхмәдышина өчен чып-чын бәйрәмгә әверелде.

“Сөембикә”нең юлы 2005 елдан, яшь, илһамы ташып торган Альбина Вәгыйзовна беренче тапкыр Урыссу гимназиясе (хәзерге башлангыч мәктәп) бусагасын атлап кергән көннән башланган. Шул чакта беренче шәкертләре белән без бүген күргән, биюгә мәхәббәте ташып торган “Сөембикә” коллективына нигез сала ул.  

"Кеше тормышы гаҗәеп…" – бу онытылмас кичә нәкъ менә шушы тирән мәгънәле сүзләр белән башланып китте. Алар тамашаның лейтмотивына әверелде, безнең көнкүрешебезгә үрелеп барган һәр мизгелне, һәр кешене бәяләүнең мөһимлеген искәртте. Альбина Вәгыйзовна, һичшиксез, күпләр өчен нәкъ шундый кеше. Аның дәрт-илһамы, тормышка мөкиббәнлеге һәм балаларга, биюгә иксез-чиксез мәхәббәте менә ике дистә ел инде йөрәкләрне дәртләндерә, дөньяга гүзәллек бүләк итә.

Кичәнең сценарие энәсеннән җебенә кадәр уйланылган, һәр чыгыш – аерым тарих, аерым җиңү. Кимендә 3 яшьлек сабыйлар йөргән кече төркем концертны  күңелләрне җилкендерүче "Күңелле полька" белән башлап җибәрде, алар бию дөньясына беренче адымнарын раслады. Өлкән төркем башкарган "Попляшите, наши ножки" рус биюе  яшьлек һәм сүнмәс илһам гимнына әверелде. "Эх, шома басабыз", "Без биибез", "Әбиемэ жиләккә" һәм "Биик эле" татар биюләре коллективның туган мәдәният белән тыгыз элемтәдә булуын, аның гүзәллеген һәм үзенчәлеген күрсәтте. “Сөембикә” репертуарының күпкырлылыгын күрсәткән милли төсмерле чагу  "Кавказ ритмнары" (чечен биюе) һәм "Җиде кыз" (башкорт биюе) аеруча мөһим урын биләде.

20 елда коллектив зур юл узган.  Мәктәпнең сыйныф бүлмәләрендә тыйнак кына дәресләрдән алып, халыкара конкурсларда күпсанлы җиңүләргә кадәр. “Сөембикә” - Казанда, Мәскәүдә, Уфада, Кырымда, Беларусьта һәм хәтта Абхазиядә лауреатлар һәм дәрәҗәле фестивальләр җиңүчеләре. Бу казанышлар – талантлы балаларның тырышлыгы гына түгел, Альбина Вәгыйзовнаның үз һөнәренә тугрылыгы һәм армас хезмәтенең нәтиҗәсе дә ул. Тырыш ханым 2020 елда һөнәргә тугрылыгы өчен  Грантка ия булды. Ата-аналар исеменә рәхмәт сүзләре яңгырады. Алар - коллективка ярдәм кулы сузучы күзгә-күренмәс көч. Арысалар-талчыксалар да, нәкъ алар балаларын дәресләргә йөртә,  костюмнар, реквизитлар белән ярдәм итә, уңышка илтүче мохит тудыра. Ирина Клементьева, Динара Арасланова һәм башка ата-аналарның чыгышы кичәнең эчкерсезлек һәм рәхмәтлелек белән тулы дулкынландыргыч мизгеле булды.

Тулырак: https://yutazy.ru/news/m%D3%99d%D3%99niyat/soembika-20-el-saxna-tota

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International