Бәйрәкә авылының Мәдәният йортында татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан хәйрия концерты узды.
«Хәерле кич, туган җирнең җылысын саклаучылар, ярдәм кулын сузарга әзер торучылар!» дигән сәламләү сүзләре белән башланды ул. Кичәне «Бердәм Русия» партиясе хатын-кызлар хәрәкәтенең Ютазы районы бүлекчәсе координаторы Рәмзия Дәүләтханова алып барды.
Бу көнне мәдәният йортының ишеген ачып кергән һәркем зур һәм изге максат белән — игелек кылу, ил сагында торучылар белән бердәм булуларын күрсәтү өчен килде. Чара махсус хәрби операциядә катнашучы авылдаш егетләребезгә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән иде. Бүгенге көндә һәрберебезнең йөрәге алар өчен борчылып тибә, аларга ничек тә ярдәм итү теләге белән янып яшибез. Бу хәйрия чарасында Ютазы муниципаль районы хакимиятеннән район башлыгы ярдәмчесе Айгөл Мөхәмәтҗанова, Бәйрәкә авыл җирлеге башлыгы Альбина Әхмәтшина катнашты. Хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең әти-әниләрен, гаиләләрен, туганнарын хөрмәтләп, залда утыручылар басып алкышлады. Аларның йөзләрендәге уйчанлык, моңсулык аңлаешлы иде. Туган йорттан еракта дошман белән алышучы, сусыз, ризыксыз салкын окопларда тынычлык өчен көрәшүче газиз кешеләре турындагы уйлар күңелләрен телгәли.
Бөек Тукай һәрвакыт игелеккә омтылган, кешегә ярдәм кулы сузган. Шуңа күрә дә кичәнең төп темасы игелек булды. Тукай халкыбызны батыр булырга, илен яратырга чакырган. Сәхнәдә яңгыраган җырлар, шигырьләр, биюләр дә туган якны сөю, аны саклау һәм горурлану хисе белән сугарылган иде. Тукай әсәрләрендә дә шушы хисләр чагылдыруын күрергә мөмкин. Бераз көтелмәгән, ләкин шундый үзенчәлекле мизгел дә булды — Тукайның геройлары Шүрәле һәм Батыр кичәне алып бардылар. «Мирас» фольклор ансамбле, «Моңлы саз», «Тургай» һәм «Шатлык» бию төркемнәре, шулай ук Тукай шигырьләрен башкаручылар үзләренең иң матур чыгышларын бүләк итте бу көнне сәхнәдән. Әниләр җырлавын тыңлаганда, дөнья туктап калган шикелле була, чөнки бу җырларда сагыш кына түгел, ә улына канат булырдай көч тупланган. Ана җыры — ерактагы улы өчен иң ышанычлы дога, иң кайнар сәлам. Сәхнәдән илебез сагында торучы батыр якташыбызның кадерле әнисе моңлы җыры белән улына сәлам юллады. Аның җыры барлык солдатларга, улларын сугыштан көтүче аналарга багышланды. Бу улын көткән ананың йөрәк тавышы — йөрәк авазы иде. Фәүзия Баязитова башкаруында «Сиңа гына язган назлы хатлар» җыры күңелләргә үтеп керде. Дөньяда ана мәхәббәтеннән дә тирәнрәк, ана догасыннан да көчлерәк нәрсә юктыр. Нәкъ менә аналар бүген улларына көч-куәт бирүчеләр, терәк-таяныч булып торучылар. Хәйрия концерты Тукайның бөек гимны булган «И туган тел» җырын күмәкләшеп башкару белән тәмамланды.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/vatanga-tugrylyk/bairakada-xairiia-koncerty-tukai-mony-igelek-iulynda