Подгорный авылы мәдәният йортында «Карга боткасы» фольклор сәгате узды.
Алып баручылар кунакларга бу бәйрәмнең татар традициясендә иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе булуын сөйләделәр. Элек-электән кешеләр язны үз канатларында каргалар алып килә дип ышанганнар, һәм нәкъ менә алар килү уңаеннан «Карга боткасы» оештырганнар. Тантананың төп максаты - киләсе елда мул уңыш алу.
«Тургай» фольклор түгәрәгендә катнашучылар матур музыкаль номерлар һәм халык уеннары әзерләделәр. Соңыннан барлык катнашучылар рәхәтләнеп хуш исле "Карга" боткасы һәм кайнар чәй авыз иттеләр. Бәйрәм уңай хис-кичерешләр һәм чын-чынлап язгы кәеф бүләк итте.
Тулырак: https://yutazy.ru/news/kultura/prazdnik-vesny-i-gracinoi-kasi