Урыссу гимназиясенең 4А сыйныфы укучысы Радмир Исламов үзенең юмарт һәм игелекле гамәле белән барысын да гаҗәпләндерде.
Үзенең туган көнендә ул сыйныфташлары өчен гадәти тәм-томнардан һәм сыйлардан баш тартырга карар кыла. Моның урынына Радмир әнисе белән махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләр өчен медикаментлар сатып алган.
Бу гамәл һәркем өчен чын үрнәк булды, хәтта иң кечкенә гамәлләрнең дә гаять зур әһәмияткә ия булуын һәм тирә-юньдәгеләрне игелекле эшләргә рухландыра алуын күрсәтте.