Чын күңелдән сәламәтлек һәм озын гомер теләү белән бергә район башлыгы Шәфигуллин Аяз Әдип улыннан истәлекле значоклар һәм шәхси открыткалар тапшырылды.
Мондый очрашулар һәрчак күңелне нечкәртеп уза: өлкән буын күзләрендә — зирәклек һәм хәтердә калган шатлык. Безнең өчен бу зур мәртәбә — ныклыклары һәм бүгенге көнгә кадәр хезмәт сөючәнлек һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булган якташларыбызга рәхмәт белдерү.
Сезнең алда баш иябез!
https://vk.com/urussu_official