Алма-Ата авылында һәлак булган авылдашлар һәйкәле янында Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантаналы митинг узды

2026 елның 8 мае, җомга

9 май - ул изге дата, милли горурлыгыбыз һәм гаять зур тырышлык белән безгә тыныч күк йөзен бүләк итүчеләргә мәңгелек рәхмәтебез символы.


 

Истәлекле чарага төрле яшьтәге кешеләр: хакимият вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары һәм яшьләр җыелды. Митингта катнашучылар сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм монумент итәгенә чәчәкләр салдылар.


 

 


 

Буыннар дәвамлылыгына аерым игътибар бирелде — балаларыбыз үзләренең кече ватаннары тарихын белергә һәм бабаларының батырлыгын хөрмәт итәргә тиеш. Хәтеребез исән чакта — халык исән.


 

https://vk.com/urussu_official

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International