28-30 май көннәрендә «Дубравушка» балалар сәламәтләндерү лагеренда унынчы сыйныф укучылары өчен уку җыеннары узды. Чара яшьләргә патриотик тәрбия бирү эшенең мөһим өлешенә әверелде.
Җыеннарны ачу тантанасында район мәдәният йорты каршындагы «Геройлар тавышы» хәрби‑патриотик клубы вәкилләре катнашты. Мәртәбәле кунаклар арасында төрле хәрби кампанияләр ветераннары да бар иде:
Фәхретдинов Әләм Әнвәр улы — Россия Эчке эшләр министрлыгының Ютазы районы буенча бүлеге Ветераннар советы рәисе, Чечня республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы;
Кадыйров Ринат Мәгъсүм улы - Татарстан сугышчы-интернационалистлар иҗтимагый оешмасының Ютазы районы бүлеге рәисе, Әфганстандагы сугышта катнашучы;
Ногманов Рөстәм Таһир улы - махсус хәрби операция (СВО) ветераны, «Ватанны саклаучылар» СВО катнашучыларына ярдәм итү дәүләт фонды филиалының социаль координаторы.
Ветераннар егетләр белән шәхси тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, аларны җыемнар программасында актив катнашырга өндәделәр.
Дәресләр барышында укучылар строевой әзерлек һәм ату күнекмәләрен үзләштерделәр, кунаклар алдында тантаналы марш ясап, өйрәнгәннәрен күрсәттеләр. Практик өлеш окоп казу булды
Тулырак: https://yutazy.ru/news/patriotizm/v-lagere-dubravuska-sostoialis-ucebnye-sbory-dlia-starseklassnikov