Үзәк китапханәдә «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дигән темага бөек татар шагыйре иҗатына багышланган шигъри сәгать узды.
Очрашу кунагы Рәмзия Ханипова булды, ул Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы турында мавыктыргыч итеп сөйләде.
Бу көнне 1909 елда язылган «Ласточка — Карлыгач» шигыренә аерым игътибар бирелде. Бу гаҗәеп җылы һәм образлы әсәр үзендә тирән шәхси тарихны саклый: ятим калган Тукай балачактан ук чит гаиләләрдә яшәгән, һәм тәрәзә төбендә оя корган карлыгач образы шагыйрь өчен нәзбереклек, яклаусызлык һәм аңа җитмәгән кайгыртучанлык символына әверелгән.
Чарада катнашучылар зур кызыксыну белән шигырьне рус һәм татар телләрендә укыдылар, аннары аның турында фикер алыштылар, үз тәэсирләре һәм уйланулары белән уртаклаштылар. Әңгәмә барышында кунаклар шигърият белән генә түгел, ә карлыгачларның үзләре турында бик күп кызыклы фактлар да белделәр.
Тулырак: http://yutazy.ru/news/goroskop/v-centralnoi-biblioteke-poctili-pamiat-tukaia-poeticeskim-casom