Җәмәгать тәртибен саклау һәм хокукка каршы гамәлләрне кисәтү максатларында искә төшерәбез:
- сайлау участокларына экстремистик, мыскыллаучы яисә дискриминацион характердагы материаллар алып керү һәм алардан файдалану рөхсәт ителми,
- сайлау участокларына алкогольле һәм спиртлы продукция, пиротехник әйберләр, төтен шашкалары, янгын куркынычы булган матдәләр һәм сыеклыклар, чәнчү-кисү әйберләре, салкын һәм утлы корал алып керү рөхсәт ителми.
Террорчылык актларын кисәтү һәм булдырмау максатларында куркынычсызлык чаралары турында искә төшерәбез:
- шикле кешеләргә, предметларга, теләсә нинди шикле вак-төякләргә игътибар итегез. Шартлаткыч җайланмалар өчен маскировка сыйфатында террорчылар гади көнкүреш әйберләре: тартмалар, сумкалар, портфельләр, тәмәке пачкалары, кәрәзле телефоннар, уенчыклар кулланырга мөмкин.
- ачыкланган предметка кагылу, ачу, күчерү яки башка төрле гамәлләр кылу катгый тыела. Шикле предметның табылуы турында кичекмәстән 112 телефоны аша хәбәр итәргә кирәк.
- Эвакуация турында мәгълүмат алганда, тынычлык саклап, объект администрациясе һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре күрсәтмәләре буенча эш итегез.
- сайлау участогында булганда - барлык шикле нәрсәләр турында кичекмәстән сайлау участогында җәмәгать тәртибен саклаучы хокук саклау органнары хезмәткәрләренә хәбәр итегез.