Татарстан Республикасы Беренчелегенә чаңгы ярышлары узды
2014 елның 28 марты, җомга
25-26 март көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы Беренчелегенә чаңгы ярышларының йомгаклау сезоны булды. Безнең чаңгычыларыбыз бар тырышлыкларын куеп, Сарман, Саба районнарын артта калдырып беренчелекне тартып алдылар. 2013-2014 ел сезоны буенча алтын Ютазы районы чаңгычылары кулларында. Айназ Фәйзрахманова шулай ук әлеге ярышларның чемпионы булды, ә Зимин Андрей - көмеш призер!!!