Каразирек фельдшеры авыл халкына күчмә диспансерлаштыру оештырган

2014 елның 1 апреле, сишәмбе

Каразирек фельдшеры район хастаханәсе җитәкчелеге ярдәме белән авыл халкына күчмә диспансерлаштыру оештырды.

Иске Каразирек авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сәкинә Садрыева хәбәр итүенчә, урындагы фельдшер үз идеясен авылга беркетелгән участок табиб-терапевты белән уртаклашкан. Белгечләрнең авылга килү мөмкинлеген хастаханә җитәкчелеге тикшергән һәм җитмештән артык каразирекле, аеруча өлкән яшьтәгеләре, диспансерлаштыруны, авылдан читкә чыкмыйча, уңышлы үткән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International