Китапханә хезмәткәрләре киңәшмәсе

2014 елның 6 апреле, якшәмбе
3 апрель көнне Үзәк китапханәнең уку залында Ютазы районында транспорт йөртүчеләр эшчәнлегенә, аларның ничек итеп районда юллар салуларына багышланган Ютазы районы китабын чыгаруга багышланган семинар-киңәшмә узды. Әлеге документаль әсәрнең инициаторы булып Урыссуда яшәүче Рим Хәбиров тора. Аның фикеренчә, хәзерге язылган китапларда гади эшчеләрнең авыр хезмәте турында бик аз һәм сай язылган. Әлеге кешеләр үз билкәләрендә революциядән соңгы  һәм Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларның авырлыкларын тартканнар һәм илебезне торгызырга булышканнар. Әлеге китапта Ютазы авторотасы турында бик зур материал урнаштырылырга тиеш дип саный Рим абый. Семинар азагында китапханә эшчеләренә ул елларда яшәгән, эшләгән һәм ул елларны бүген дә хәтерләрендә саклаган кешеләр турында тарихи материаллар җыярга дип кушылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International