Район сайлау участоклары алда торган сайлауларга әзерләнә

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе
Сентябрь аенда узачак Татарстан Республикасының Дәүләт Советына сайлауларга нигезләнеп Район мәдәният йортында  территориаль һәм участок сайлау комиссиясе әгъзаләрен укыту буенча семинар узды. 
ТР үзәк сайлау комиссиясе рәисе Экзам Гобәйдуллин сүзләренә караганда, бу инде сайлау комиссияләрен укытуның икенче этабы. Көн дә үзгәреп торучы закончалыклар заманында барлык сайлау комиссиясе әгъзаларыннан да мобильлелек, хокукларны яхшы белү һәм мораль яктан нык была белү таләп ителә, дип әйтте үз чыгышында Гобәйдуллин.
- сайлауларда катнашу хокукына и булучы партияләр күп, - дип ассызыклады ул, - һәм без аларның барысына да бертигез шартлар тудырырга тиеш. Сайлау участокларына килү буенча да максатчан эш алып бара белергә тиешбез. 
Сайлау вакытында территориаль һәм участок сайлау комиссиясе әгъзалары җилкәсенә төшүен район башлыгы Рөстәм Нуриев та билгеләп узды. Хокукларны төгәл белү һәм үз урынында куллана белү генә сайлауларны хаталарсыз уздырып җибәрергә ярдәм итәчәк, дип әйтте ул үз чыгышында. 
Сайлардагы яңалыклар белән ТР үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе  Надежда Борисова таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International