«Әзер бул! Юк, диген!»

2014 елның 8 апреле, сишәмбе
2014 елның 7 апрелендә Урыссу гимназиясенең "Яңа көн" отряды катнашучылары "Әзер бул! Юк диген!" республика акциясендә катнаштылар. Балалар РФ законының 228 маддәсенә яраклы "наркотик , психотроп матдәләрне яисә аналогларны законга каршы ясау, саклау яисә халыкка таратуны" кисәтә торган буклетлар ясап тараттылар. Әлеге акция бистә халкын наркомания проблемасы белән якыннанрак таныштыру, «Samosтоятельные дети» Республика антинаркотик проекты кысаларында гражданнарны аларның хокуклары белән таныштыру максатыннан чыгып та уздырылды.  Акция сәгать 12 алып 14 сәгатькә кадәр Фарвин сәүдә үзәге янында узды. Балалар буклетлар гына биреп калмыйча, халыкка наркотик матдәләрне саклау һәм кеше арасында тарату нинди нәтиҗәләргә китерә алуы турында бәян иттеләр. Әлеге акциянең нәтиҗәсе булып 228 нче маддә белән танышканлык турында 486 җыелган имза тора.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International