Казан Ислам университеты вәкилләре белән очрашу

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
8 апрель көнне Урыссу гимназиясе базасында Казан шәһәренең Россия Ислам университеты вәкилләре өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Кунакларны балаларга һәм укытучыларга районыбызның имам мөхтәсибе Марат хәзрәт Марданшин тәкъдим итте. Кунаклар университетның факультетлары һәм абитуриентларны кабул итү тәртипләре белән таныштырдылар. Казан Ислам университетының төп максаты ислам фәннәре нигезләрен өйрәтүче белгечләр әзерләү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International