«Мин татарча сөйләшәм!”

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгының 2013-2014 елларга планы нигезендә "Мин татарча сөйләшәм!" республика бәйгесе уздырыла. Урыссу гимназиясе әлеге бәйгедә бик теләп катнаша. Узган атнада гимназия укучылары бистә урамнарына "Синең татар телендә беренче өйрәнгән 150 сүзең" дип исемләнгән буклетлар таратырга чыктылар. Укучылар узган кешеләргә татар телендә сораулар бирделәр, үзләре белгән татарча җыр җырлап күрсәтүләрен сорадылар, берәр шигырь яисә мәкаль белүләре турында да кызыксындылар. Ә кем әлеге эшләрне эшләп күрсәтә алмаган, аларга буклетлар тапшырганнар. Акция бик күтәренке рухта узган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International