“Таң” агроколлективында быел техник тикшерү, башка елларга караганда, күпкә яхшырак узган.

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

“Таң” агроколлективында быел техник тикшерү, башка елларга караганда, күпкә яхшырак узган.

Техник торышлары тикшерүгә дучар булган 9 берәмлек трактор эшкә яраклы дип табылган. Таркалу хәленә җитеп, яңадан сафка куелган  ике тракторның учетка алынуы һәм әлеге эшнең арбалар мөнәсәбәтендә дә башлануын уңай күренеш дип атада Ютазы районы буенче Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге начальнигы Рөстәм Вәлиев. “Уңыш” җәмгыятендә дә текник тикшерү бик яхшы хәзерлектә үткән. Учетка алынган өр-яңа ХТЗ-150К тракторын, өч арбаны кертеп, барлыгы 11 берәмлек техникада гаепләр табылмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International