Рухи матурлыкка юл җиңел түгел

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе
Бүген Урыссуның 3 санлы мәктәбендә Әлмәт һәм Бөгелмә Мефодие Епискапы өлкән сыйныф укучылары белән очрашты. Ул кыскача гына быел 13 апрельгә  туры килүче бәйрәм - Пасха турында сөйләде, аның килеп чыгышын бәян итте. - Кешенең рухи матурлыгы аны һәрвакыт изге эшләр кылырга гына этәрә, андый кешенең башында әллә нинди куркыныч уйларга урын калмый, дип билгеләп үтте ул үз чыгышында. 
Урыссу бистәсенең Изге Никольск храмы атакае Роман иерей мәктәп укучыларына рәхмәт сүзләре җиткерде һәм китапханәгә Изге китап бүләк итте. Бәлкем ккайберәүләрегез аны тулысы белән укып чыгарга теләр, дип ассызыклады ул. Башкарма комитет җитәкчесе Андрей Подовалов үзенең чыгышында быел беренче тапкыр ризыктан тыелып торуын һәм моның җиңел түгел икәнен әйтеп китте. Әмма бу тыелып тору күңелгә һәм җанга шулкадәр рәхәтлек бирүен дә әйтергә онытмады. Азактан храм вәкилләре укучыларга хор бүләк итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International