Якты Пасха белән сезне, райондашлар!

2014 елның 18 апреле, җомга

Киләсе якшәмбе, 20 апрельдә, зур бәйрәм – Пасха билгеләнеп үтелә.

Мөгаен, православие дине тарафдарлары өчен бу яңадан терелүне, яктылыкны, тормыш барлыкка килүне гәүдәләндергән төп бәйрәмнәрнең берседер. Шунысы игътибарга лаек, Пасханы динне кысрыклаган чорларда, яңа советлар иленең атеистик идеология игълан иткән вакытында да билгеләп үттеләр. Шәһәрләрдә һәм авылларда, хезмәткәрләр һәм колхозчылар гаиләләрендә әлеге бәйрәм алдыннан фатирлар һәм өйләр җыештырылган, нәкъ менә Пасхага багышлап балалар өчен яңа киемнәр тегелгән, йомыркалар буялган, куличлар һәм башка ашамлыклар әзерләнгән. Аларны күршеләр, туганнар һәм якыннар белән бүлешкәннәр. Димәк, кешеләрнең шундый игелекле үзара мөнәсәбәтендә “шатлану” дигән сүзнең мәгънәсе күренә.

           Һәм бу Пасха якшәмбесендә тормышка сөенү хисе, төрле конфессия тарафдарларының бер-берсенең милли һәм дини традицияләренә ихтирамы ныгысын, һәрберебезнең рухи һәм физик нигезе арасында бәйләнеш өзелмәсен. Барыгызга да сәламәтлек, якты бәйрәм телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International