Үсеп килүче буында патриотик, Туган иленә карата горурлык хисе, шулай ук актив гражданлык позициясе тәрбияләү, һәм Россия армиясенә карата аңлы караш кысаларында Үзәк китапханәдә "Россия армиясе солдаты" дип исемләнгән тематик сәгать узды.
Чара барышында армия сафларында хезмәт итеп, туган илең сагында тору - ул һәр ир-егетнең дә бурычы гына түгел, ә берникадәр җаваплылык икәненә дә төшендерделәр. Балалар россия армиясе тарихы белән дә таныштылар. Кичә барышында патриотизм, хәрби антка тугъры калу кебек сораулар да яңгырады.
Аннары сүз очрашуның кунагы булган, атказанган укытучы Новикова Валентина Михайловнага сүз бирделәр. Ул үзенең оныгы армия сафларында хезмәт итүен һәм нинди кичерешләр кичерүен, элеккеге армия белән бүгенге көндәге армия арасындагы аермалыклар турында бәйнә-бәйнә сөйләде. Аның фотографияләрен күрсәтте. Ул булачак егетләргә бик тиздән тормышлары үзгәрәчәген - аларның да солдат булачакларын әйтеп китте. Әмма әлеге армия елларының бик тиз узуын һәм тиздән алар яраткан туганнары һәм дуслары яннарында булачакларын да өстәргә онытмады. Ир-егетләр туган илгә хезмәт итәргә тиеш, тормышта бар әйбергә дә ирешергә кирәк, дип сүзен йомгаклады укытучы. Булачак солдатларга уңышлар теләде, түземлек һәм сабырлык бирсен дип тә өстәргә онытмады.
Аннары анкеталаштыру уздырылды һәм булачак солдатлар өчен "политдәрес" уздырылды. Анда балалар актив катнаштылар. Ә залда әлеге тематикага багышланган китап күргәзмәсе оештырылган иде.