Күптән түгел узган даими комиссия утырышында Урыссу бистәсе депутатлары җирле салымнар буенча недоимканы түләттерү эшен нинди очракта ышанычсыз дип табарга икәнлеген тикшерделәр.

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе

Күптән түгел узган даими комиссия утырышында Урыссу бистәсе депутатлары җирле салымнар буенча недоимканы түләттерү эшен нинди очракта ышанычсыз дип табарга икәнлеген тикшерделәр.

Сүз, аерым алганда, “түләүгә сәләтсез” гражданнар категориясен ачык чикләү турында барды. Депутатлар фикере буенча, иректән мәхрүм итү урыннарында булганнарга, психик тайпылышлы кешеләргә бурычларын кичерергә мөмкин булса, калганнардан салым бурычларын түләттерү мәҗбүри. Бюджет-финанс; торак-коммуналь хуҗалык, әйләнә-тирә мохитны һәм табигать ресурсларын саклау һәм Урыссу бистәсенең социаль үсеше даими комиссияләре утырышларының көн тәртибенең барлык сораулары игътибарга алынды һәм шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең чираттагы утырышы каравына чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International