Штрафларны электрон вариантта да түләп була

2014 елның 21 апреле, дүшәмбе
Дәүләт түләвен эшмәкәрләр физик зат буларак түлиләр.  Дәүләт түләве гади гражданнар һәм юридик затлар өчен бермә - бер аерыла. Шулай үз милкең өчен дәүләт түләве гражданнар өчен 1000 сум булса, юридик затларга 15000 сум түләргә туры килә. Аерма күренеп тора. шәхси эшмәкәргә ничек дәүләт түләвен түләргә - физик һәм юридик зат буларакмы? Бу сорау иң күп бирелә торган сораулар арасында. Аңлатаып китәбез. РФ салым кодексында күрсәтелгәнчә: дәүләт түләвен түләүчеләр булып оешмалар һәм физик затлар саналалар. Исегезгә төшерәбез, шәхси эшмәкәр - ул физик зат, ул закон нигезендә теркәлгән һәм эшкуарлыкны юридик зат булмыйча гына алып бара.  Шулай булгач дәүләт түләве дә физик затларныкы кебек булып чыга (әгәр дә РФ салым кодексы нигезендә нинди дә булса ташламалар каралмаган очракта). Дәүләт түләвенең суммасы һәм тәртибе белән Татарстан Республикасының Росреестр Идарәсе сайтында (www.to16.rosreestr.ru) "Хокукларны теркәү/ дәүләт түләвен размеры һәм тәртибе дигән бүлектә урнаштырылган. яисә Бердәм 8-8001003434 номерына да шалтыратып белергә мөмкин. Әгәр дә сез ялгышып дәүләт түләвен артыграк итеп түләгәнсез икән сезгә Татарстан Республикасының Росреестр Идарәсенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үзегез белән түләү турындагы документлар булу шарт. Идарә игътибар итәргә чакыра,  моның өчен сез түләгәннән соң өч ел дәвамында мөрәҗәгать итә аласыз. Акчаны кире кайтару бер ай эчендә ясала. Хәзер штрафларны Инфомат аша да түләп булуын да искә төшерәбез. Росреестр Идарәсе хәзер электрон партал аша "Электронный Татарстан" Инфоматларында да штрафлары түләп булуын искәртә. Моның өчен "Услуги Росреестра" бүлегенә керергә һәм "Оплата штрафов" дигән бүлектә постановление номерын язарга кирәк. бер түләгәндә 15000 артык түләп булмый.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International