Районда “Куркынычсыз йорт, куркынычсыз подъезд, куркынычсыз фатир” операциясе үткәрелә

2014 елның 22 апреле, сишәмбе

Җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү максатында 21 апрельдән 30 апрельгә кадәр “Куркынычсыз йорт, куркынычсыз подъезд, куркынычсыз фатир” профилактик операциясе үткәрелә.

Ведомстводан тыш сак бүлегендә билгеләп үтүләренчә, объектларга “объектка экстрен рәвештә полиция чакырту кнопкасы куелган” аншлаглары урнаштыру яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек биргән. Операция барышында полиция хезмәткәрләре гражданнарның фатирларына кереп йөриячәк, аерым игътибар җинаять кылу урыннарына, корал хуҗалары фатирларының ныгытылганлыгына юнәлтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International