Урыссуның 2 санлы мәктәбендә экология темасына багышланган чаралар узды

2014 елның 25 апреле, җомга

"Бөтендөнья "Парклар маршы" акциясе кысаларында Урыссуның 2 санлы мәктәбендә экология темасына багышланган төрледән-төрле чаралар узды.Башлангыч сыйныф укучылары белән "Табигатьнең гүзәл урыннары" дип исемләнгән рәсем бәйгесе узса, бишенче сыйныф укучылары "Җирнең бүгенге яшәешкә мөрәҗәгате" акциясе уздырганнар. Әлеге акция кысаларында алар Җир эмблемасын ясап, анда үзләренең теләкләрен язганнар.  сигезенче сыйныф укучылары урамда эко-репортаж уздырганнар. Әлеге сорау алуда барлыгы 54 кеше катнашкан булса, шуларның 80 проценты бистәбезне чиста, пөхтә, матур итеп күрәләр, ә калганнары тагын да чистарак итеп күрергә телиләр. Күп кеше үзоләре ике ай дәвамында уздырылучы шимбә өмәләрендә актив катнашалар икән, йорт яны территорияләрен дә чисталыкта тотучылар аз түгел бистәбездә. Йорт яны территорияләрендә тагын да күбрәк агачлар утыртырга кирәклеге, чүп савытлары урнаштыру һәм урамда чүп-чар ыргытмасалар иде, дигән теләкләр күп яңгырады. Ә Бөгелмәдән килгән кунакларга бистәбез бик ошады. Бу көнне шулай ук мәктәптә "Мәктәбебезне чистарак һәм пөтәрәк итик" дигән акция дә уздырылды. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International