Язгы призыв кампаниясендә хәрби хезмәткә районнан 42 егет китәчәк.

2014 елның 25 апреле, җомга
Апрель ае ахырында үткәрелгән Бөтенроссия призывник көне кысаларында табын артына җыелган булачак содатларга  район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Хаҗиев, Баулы шәһәре һәм районы, Ютазы районы буенча хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илшат Халитов, хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан райондашлар һәм башка кунаклар хәерле хезмәт көннәре теләделәр. Бу көнне 12 майда армия сафларына алынучы өч егеткә повесткалар тапшырылды. Ватаныбызның булачак сакчыларына район мәдәният йорты артистлары иң матур җырларын бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International