Район куркынычсызлык хезмәте май бәйрәмнәре турында кайгыртты

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

Апрель ахырында район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә үткән террорчылыкка каршы комиссия эшендә Татарстан Республикасы буенча РФ Федераль куркынычсызлык хезмәте Идарәсенең Азнакай шәһәрендәге бүлеге начальнигы Илгиз Хәкимов катнашты.

Утырышта май бәйрәмнәрен уздыру чорында җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм террорчылык актларын кисәтү буенча чаралар, террорчылыкка каршы сакланганлык, Акбаш җирлеге территориясендә һәм потенциаль куркыныч объектларда һәм район тормыш эшчәнлеген тәэмин итү объектларында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм райондагы миграцион шартлар тикшерелде. Комиссия әгъзалары, предприятиеләр җитәкчеләре, җирлек башлыклары һәм башка чакырылучылар игътибары предприятиеләр һәм халык куркынычсызлыгын тәэмин итү сорауларына җитди мөнәсәбәт күрсәтү мөһимлегенә юнәлтелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International