Оператив киңәшмә

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

Урыссу үзәк хастаханәсендәге урыннар саны 11 гә кимегән. Моның турыда Рөстәм Нуриев җитәкчелегендә бүлек һәм оешма җитәкчеләре белән узган дүшәмбе киңәшмәсендә Урыссу үзәк хастаханәсе баш табибы Ренат Фатыйхов хәбәр итте.  Шуны әйтергә кирәк, дип билгеләп узды ул, мондый күренеш безнең районда гына түгел, ә бөтен Татарстан буенча. Әмма урыннар саны кимесә дә көндезге стационарга урыннар саны киресенчә арткан. Киңәшмә барышында башка сораулар да каралды - төзекләндерү,  кайбер предприятиеләрдә терроризмга каршы көрәш, төрмәдән кайткан кешеләр белән алып барыла торган эш, һәм әлбәттә инде, чәчү. Киңәшмә азагында район башлыгы Рөстәм Нуриев ТР казначылык Департаменты бүлегенең Ютазы районы бүлекчәсе җитәкчесе Руфия Мөхәмәтованың эшен билгеләп узды һәм аңа мактау грамотасы тапшырды. Янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Ютазы районы Дәүләт янгын сүндерү бүлеге начальнигы Марат Харисовны да тәбрикләделәр. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International