Мәктәп Спартакиадасы финалыФинал школьной Спартакиады

2014 елның 29 апреле, сишәмбе

2014 елның 25 апреленда Аолабуга шәһәрендә кышкы һәм җәйге спорт төрләре буенча беренче мәктәп Спартакиадасының финалы узды. Спартакиадада 39 район катнашты. 800 м дистанцияда Йосыпов Ильнар 1 урынга лаек булды, 600 м дистанцияда Мөхәмәтова Регина 3 урынны яулады. Озынлыкка сикерүдә Тимур Хәбиров - 2 урын алган булса, Алина Сафина - өченче. Эстафетада өченче урын шулай ук безнеке. Ә гомумкоманда беренчелегендә Ютазы муниципаль районы  беренче урында. Команданың тренеры Фейсханов Рузиль Ринат улы. Алар барысы да "Олимп" БЯСМ тәрбияләнүчеләре.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International