Балаларның сугыш ветераны белән очрашулары

2014 елның 1 мае, пәнҗешәмбе
30 апрель көнне социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре балаларга сугыш ветераны Шокуров Иван Григорьевич белән очрашу уздырдылар. Иван Горигорьевич балаларга сугышта үз күзләре белән күргәннәрен бәян итте, батырлык турында горурланып балаларга үзенең сугыш чоры хәтирәләрен яңартты. Ә бит ул Курск-Орлов явында, Берлинны алганда катнаша.   Балалар кызыксынуларын яшермичә ветеранны дикъкать белән тыңладылар һәм туган илеңне ярату һәм батырлык нинди булуын үз күзләре белән күрделәр. Ә бу балалар күз алдында чын батырлык иде. Балалар ветеранны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар, тәмле торт һәм үз куллары белән ясалган открыткалар бүләк иттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International