Район башлыгы һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре хастаханәнең стационар эше турында сөйләштеләр

2014 елның 5 мае, дүшәмбе
Шушы көннәрдә район башлыгы Рөстәм Нуриев үз кабинетында иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашты. Очрашу барышында район хастаханәсенең стацонар эше, ташламалы һәм түләүсез дарулар белән тәэмин ителеш, коррупциягә каршы көрәш буенча иҗтимагый оешмалар белән муниципалитетның бәйләнеше кебек сораулар каралды. Бигрәк тә,  стационарда дәваланырга теләгән кешеләргә ни өчен чиратта торырга кирәклеге турында сүз барды. Сиңа бүген кирәк булган медицина ярдәмен, сиңа иртәгә яисә гомумән бер-ике айдан алырга тәкъдим итәләр булып чыга түгелме соң бу? "Бу арада ул үләчәк һәм аның кырыгын да уздырырга өлгерәчәкләр бит инде, дип борчыла җәмәгатьчеләр. Урыссу үзәк хастаханәсенең баш табибы Ринат Фатыхов ашыгыч ярдәм таләп ителгән хасталарга ул шундук күрсәтелергә тиеш дип аңлатып китте. Әлеге сорау бүген табибларның иң беренче бурычлары. Әмма җәмәгатьчеләр бүген икенче карашта. Алар баш табибның игътибарын хастахзанәдә эшләүче табибларның тиешле рәвештә башкармауларына игътибар иттерделәр. Стационардагы койка урыннар саны кимү дә моңа этәргеч була алмый диделәр алар. Район башлыгы урыннар җитмәү мәсьәләсен чишәргә чакырды. Ә стационарда дәваланучылар өчен дарулар җитмәү мәсьәләсе гомумән юк диярлек дип җавап бирде баш табиб.  Ә менә федераль һәм региональ льготалы дарулар буенча хәл катлаулырак диде ул, әмма бу район хастаханәсеннән тормый дип җавап бирде Фатыхов. Район башлыгы бу сорауга республика Минздравыннан вәкаләтле кеше чакырганнан соң тагын бер кат кайтырга сүз бирде. Очрашу вакытында район башлыгының коррупцияга каршы көрәш буенча ярдәмчесе Екатерина Огнева да чыгыш ясады. Ул җәмәгатьчеләрне бергәләп эшләргә чакырды. Азактан элеккеге очрашулар вакытында күтәрелгән сораулар да каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International