“Мин татарча сөйләшәм!”

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

26 апрель көнне Казан  шәһәренең Бауман урамында  “Мин татарча сөйләшәм!” акциясенең  йомгаклау этабы узды. Чарада безнең мәктәп  укучылары да катнашты. Быел әлеге бәйге- акция   тугызынчы тапкыр уздырылып, аңа   Россия һәм чит илләрдә яшәүче   милләттәшләребез дә кушылды. Мәгълүм булганча,  чараның төп максаты – яшьләрне  туган телебездә аралашуга  тарту,  аның  кулланылыш чикләрен арттыру. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары  Вәлиуллина Л.Г. һәм Солтанова  Г.М. җитәкчелегендә Ютазы урта мәктәбе укучылары  дә әлеге акциягә кушылып,  туган телебезне пропогандалаучы күп кенә чаралар уздырды. Бәйге комиссиясенә 80 уку йортыннан эшләр кабул ителгән. Шулар арасыннан   безнең мәктәп  республика күләмендә  1 урынга лаек булды. Мәктәп мәгариф һәм фән министрлыгының  I дәрәҗәле дипломы һәм плоттер  белән бүләкләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International