“АгроМир” җәмгыяте чәчү кампаниясен Германиядә җитештерелгән өр-яңа “Амазоне” агрегаты белән башлап җибәрде. Ул аны 9 миллионнан артык сумга юнәткән. Джон-Дир тракторына тоташтырылган бу чәчү агрегатын коллектив, инде шактый иномаркаларда эшләп, матур җиңүләргә ирешкән бертуган Касыймовларга ышанып тапшырды. Киңлеге – 12 метр, сәгатенә 18 гектар мәйдан узарга сәләтле “Амазоне” хезмәт юлын Баланлы басуында арпа чәчүдән башлады. Быел бу культура 1140 гектар биләячәк. Болай да беразга соңарып башланган кыр эшләрен оптималь срокларда башкарып чыгу максатында, агалы-энеле Касыймовлар, бер-берсен алмаштырып, тәүлек әйләнәсенә эшлиләр. Җәмгыятьнең икенче кырында инде шактый еллар сыналган “Хорш” чәчү комлексы белән Нью-Холланд тракторында Нәфис Галимов эшли. Якшәмбе көнне үк җир йөзенә балкып чыккан кояш нурлары астында тагын да өлгерә һәм җылына төшкән туфракта атна башыннан янә эш кайный башлады. Җәмгыять биләмәләрендә көн саен 16 техника берәмлеге мәшгүль.