Ташлап калдырылган машиналарны эвакуатор алып китәчәк

2014 елның 7 мае, чәршәмбе

Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсенең төзекләндерү кагыйдәләренә берникадәр үзгәрешләр кертелде. Киңәшмә барышында депутатлар җиде сорау карады. Башкарма комитет җитәкчесенең беренче рунбасары Ренат Вадигуллин ташлап калдырылган машиналар турында чыгыш ясады. Үзенең докладында ул, әгәр дә алты ай дәвамында машина бер урында тора икән, аның тирәсендә чүп-чар булып, территорияне җыештырырга комачаулый икән әлеге машинаны эвакуация алып китәчәк, дип ассызыклады ул. Төзекләндерү кагыйдәләренең бер бүлегендә, шулай ук, машиналарга балалар мәйданчыкларында, газоннарда, бордюрларга керергә, җәяүлеләр йөри торган урыннарга керү тыела диелгән. Ренат Вадигуллин чыгыш ясаган калган сораулар буенча да тиешле карарлар кабул ителде. 
       Шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе баш сәркатибе Гүзәл Әхмәдиева бюджетның кайбер өлешенең артуы турында хәбәр итте, бу үз чиратында алда кабул ителгән бюджетка үзгәрешләр кертергә кирәк дигәнне аңлата. Сүз юлларда чокыр ремонты ясау өчен тотылачак акчалар, күп балалы гаиләләргә җир участокларын межала һәм Урыссу бистәсе урамнарына чәчәкләр утыртырга тотылачак акчалар турында бара. Ул шулай ук узган елгы бюджетның 100 процент үтәлешен дә әйтеп китте. Бюджетның күбрәк өлеше, ә бигрәк тә 69 проценты торак-коммуналь хуҗалыкка тотылды дип сүзен ймгаклады Әхмәдиева. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International