Җиңү көне! Халык бәйрәм итә.

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Май аенда бар җиһанга елмаеп караучы кояш үзенең җылы нурлары белән, иң әүвәл, күк йөзенең зәңгәрлеге хакына илбасарлар белән аяусыз алышка кергән ветераннарның, сабыйлары авызынннан өзеп, һәр телем ипекәйне фронтка озаткан тыл каһарманнарының җанына илаһи бер наз өстәргә тели кебек. Бөек Ватан сугышында җиңү алып килгән 69нчы майны әлеге дәһшәтле ут эченнән гарипләнеп чыккан 12, төрле алышларда катнашкан 24 райондашыбыз гына каршы. Безнең арада “Германияне җиңгән өчен” медале белән билгеләнгән 16 якташыбыз гомер кичерә. Районда бүгенге көнгәчә сөекле ирен фронттан көтеп бер тол, камалышта калган Ленинградта тормыш ачысын татыган бер кеше яши. Сугыштан исән-сау кайтып та, тыныч тормышта вафат булган солдатларның толларын, тыл хезмәтчәннәрен 748 кеше тәшкил итә.

Белмим, көндәлек ыгы-зыгы, бетмәс-төкәнмәс дөнья мәшәкате аркасында, без, яшь буын, инде картлыкның түренә аяк баскан чал чәчле кадерле кешеләребезгә җитәрлек күләмдә рәхмәтле була алабыз микән? Ә бит аларга әле тиеш бик күп язлар, аларга әле тиеш бик күп назлар!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International