Депутатлардан ветераннарга

2014 елның 9 мае, җомга
9 май көнне Ютазы районында Бөек Җиңүнең 69 еллыгын бәйрәм итү кысаларында бәйрәм чаралары белән бергә Бөек Ватан сугышы ветераннарына Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ришат Әбүбәкеров исеменнән азык-төлек пакетлары да тапшырдылар.  Ютазы районындагы аның ярдәмчесе Елена Коваль менә инде ничәнче ел рәттән Ришат Фәзлетдин улының әлеге акцияне аңа беркетелгән районнарда уздырылуын билгеләп үтте. Ә беркетелгән районнар - дүртәү. Ветераннар күзендә аларга карата хөрмәт һәм ихтирам булуын күрү бик куандыра, дип ассызыклады Елена Коваль.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International