"Ветераннарны котла!"

2014 елның 9 мае, җомга
Ютазы районында 9 май көнне "Безнең кадерле ветеран" социаль-гуманитар Репсублика проектын тормышка ашыру кысаларында "Бердәм Россия" партиясе яшь гвардиячеләр белән берлектә "Ветераннарны котла" дигән акция уздырдылар.  Бу көнне бердәмроссиялеләр сугыш һәм хезмәт ветераннары янында булып, аларны әлеге истәлекле көн белән тәбрик иттеләр һәм Урыссу үзәк хастаханәсендә дәваланучы ветераннар янында да булдылар. Ветераннарны котлап, бердәмроссиялеләр аларга чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр һәм котлау открыткалары өләштеләр. Акция аннан соң балалар паркында дәвам итте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International