Агымдагы атнаның беренче эш көнендә “Гадел Россия” сәяси партиясе җирле бүлеге конференциясе узды.
Аның рәисе Фикърәт Локманов, “Гадел Россия” сәяси партиясе региональ бүлегенең пресс-хезмәте җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов партия әгъзаларын, чакырылган кунакларны партия башкарган эшләр һәм киләчәккә корган планнар белән таныштырдылар.