Подгорный авылында сугышта катнашучының толы Фәүзия Кәримованы бәйрәм белән котладылар

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Подгорный мәдәният йортының үзешчән сәнгать активистлары Бөек Ватан сугышында катнашучы толы Фәүзия Кәримованы Җиңү бәйрәме белән котладылар.

Фәүзия ханым авылдагы иң актив кешеләрнең берсе. Гадәттә ул чараларга беренче булып, тәмле камыр ашлары пешереп алып килә һәм үзенең ярдәмен тәкъдим итә. Бу юлы аны митингта күрмәгәч, активистлар борчыла кала һәм Фәүзия апаның өенә барырга карар итә. Ул чынлап та авырып киткән, шулай да ул кунаклар килүенә бик шатланган. Чәй өстәле артында ул җиңел булмаган язмышы турында сөйләгән һәм килүчеләрне изге теләкләре белән озаткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International