«Олимп» спорт мәктәбенең тәрбияләнүчесе Алинур Хәмитов грек-рим көрәше буенча Спартакиада беренче урын яулады

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Октябрьский шәһәрендә һөнәри-техник уку йортлары арасында грек-рим көрәше буенча Башкортстан Республикасы Спартакиадасы узды.

69 килограммга кадәр авырлык категориясендә «Олимп» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчесе Алинур Хәмитов өч алышта вакыттан алда җиңү яулады һәм беренче урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International