Ютазы мәктәбенең укучысы Инзилә Гәрәева АРТ-фестивальдә диплом яулады

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Чаллы шәһәрендә республика мәгариф учреждениеләре укучылары арасында сурәтләү һәм дизайнерлык сәнгате буенча VI ачык АРТ-фестиваль узды.

Ютазы мәктәбенең 2 сыйныфы укучысы Инзилә Гәрәева (җитәкчесе Лилия Гәрәйшина) “Тирә-юнебездәге дөнья” темасы буенча “Рәсем сәнгате” номинациясендә катнашты һәм икенче урынны яулады. Ул диплом һәм истәлекле бүләк белән билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International