«Олимп» спорт комплексында районның мәктәпләре арасында волейбол буенча ярышлар узды

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

«Олимп» спорт комплексында район Спартакиадасы исәбенә районның урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында волейбол буенча ярышлар узды.

Кызлар арасында җиңүне Ютазы мәктәбе яулады, икенче урында – Каразирек мәктәбе, өченче – Урыссу гимназиясе. Егетләр  арасында беренче урынны Иске Урыссу мәктәбе яулады, икенче – Урыссудагы 3 санлы мәктәп, өченче – Ютазы мәктәбе. Гомуми коианда зачетында Ютазы мәктәбе җиңүче булды, икенче урынны Иске Урыссу мәктәбе яулады, өченче урынга бер үк төрле нәтиҗә белән Урыссудагы 3 санлы мәктәп һәм Каразирек гомуми урта белем бирү учреждениесе чыктылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International