Ютазы мәктәбе укучысы Динара Хәйретдинова NISAN-фест фестивалендә катнашкан

2014 елның 15 мае, пәнҗешәмбе
Республиканың “Сәләт” балалар үзәгендә “Ялкын” журналының 90 еллыгы уңаеннан оештырылган NISAN-фест фестивалендә Ютазы мәктәбе укучысы Динара Хәйретдинова да катнашкан.
Кыз чараның “Шигърият” мастер-классында үз шигырьләрен тәкъдим иткән, шагыйрә Фәйрүзә Мөслимовадан кыйммәтле киңәшләр алган. Динара фестивальдә катнашучы сертификатына һәм истәлекле бүләккә лаек булган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International