Район агроколлективларының басуларын министр вертолеттан очып карады

2014 елның 17 мае, шимбә

Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының үсемлекчелек буенча урынбасары узган атнада район агроколлективларын вертолетта очып карап үтте.

Баулы районыннан килеп кергән Илдус Габдрахманов Димтамак, Бәйрәкә җирлеге фермерларының, “Таң”, Тукай исемендәге, “АгроМир” җәмгыятьләре кырлары белән танышты. “Уңыш” җәмгыятенең суданка басуына төшкән министр урынбасары Фәнил Мәҗитов эшли торган агрегат көйләнеше, чәчү тирәнлеге һәм туфрактагы дым күләме белән кызыксынды. Күрше-тирә районнар белән чагыштырганда, ютазылыларның кыр культурасы югарырак булуын ассызыклаган Габдрахманов, бер урында эшкәртелми калган эскерт урынына тап булуын, шытымнарны тырмалаучы агрегатлар очрамавын да искәртеп узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International