Районда «Наркотиклардан башка тормыш” дигән айлык уздырыла

2014 елның 17 мае, шимбә
20 майдан 20 июньгә кадәр «Наркотиклардан башка тормыш” наркотикларга каршы айлыгы уздырыла.
Айлык Халыкара наркотик чаралар куллану белән көрәш һәм аларның законсыз әйләнешенә багышланган. Район прокуроры урынбасары Гөләндәм Кәримова мәгълүматы буенча, район торак пунктларында наркотикларның законсыз әйләнеше белән бәйле хокук бозулар турында мәгълүмат җыю өчен акция логотибы төшерелгән ящиклар куелган. Ящиклар урнаштырылган объектлар исемлеге, адреслары күрсәтелеп, район сайтында, “хокук саклау органнары” бүлегендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International