Ютазы мәктәбе укучылары Бөтенроссия дистанцион конкурсында катнаштылар

2014 елның 17 мае, шимбә

Ютазы мәктәбе укучылары Бөтенроссия “Идея бар” дистанцион төркем эше конкурсында катнаштылар.

Конкурс укучыларның проект һәм тикшерү характерындагы мәсьәләләрне чишә белү сәләтләрен формалаштыруга, вәзгыятьне эчтәлекле анализлауга, уртак иҗади продукт тудыра белүгә, укучылар һәм педагогларның үзар эшчәнлекләрен формалаштыра алуларына юнәлтелгән. Анда илебезнең 110 торак пунктыннан, шулай ук Латвиядән һәм Казахстаннан 175 команда катнашты. Ютазы мәктәбеннән 8а сыйныфы (җитәкчесе Гөлназ Гәрәева) һәм 5а сыйныфы (җитәкчесе Рәмзия Гамерова) конкурста икенче урынны яуладылар. Командалар дипломнар белән бүләкләнде, барлык катнашучылар сертификатлар һәм рәхмәт хатлары алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International