Үзара салым түләү буенча авыл җирлекләрендә референдумнар узды

2014 елның 19 мае, дүшәмбе

2014 елның 18 маенда Ютазы районы территориясендә авыл җирлекләрендә гражданнарның үзара салым түләүләре буенча референдумнар узды. 
Тавыш бирүләр сайлау участокларында иртәнге сәгать җидедән кичке сигез сәгатькә кадәр дәвам итте. Референдум нәтиҗәләре буенча барлык 10 авыл җирлекләрендә дә үзара салым түләү уңай кабул ителде, тавыш бирүләр узган һәм дөрес дип исәпләнде. Әлеге акчалар авылларда тәртип урнаштырырга, бигрәк тә төзекләндерү эшләренә тотылачак. Авыл халкы биргән һәр бер сум өчен республика бюджеты тагын дүрт сум өстәп бирәчәк. 



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International