18 май көнне Урыссу гимназиясе укучылары Казан шәһәрендә узган WorldSkills Russia дип исемләнгән икенче Милли Чемпионатта катнаштылар.
"Казан ярминкәсе"нең 5 павильонында эш кайнап торды. Мәйданчыкларда эш өчен кирәк булган бар нәрсә дә алдан әзерләнгән иде. Булачак конструкцияләргә сызымнар һәм схемалар иң күренеп тора торган урынга куелган иде. Балаларны мәйданчыкларда урнаштырылган җиһазлар куандырды һәм конкурсантларның алар белән ничек тиз һәм җитез куллана алулары. Экскурсия Казан Кремленда һәм Кол Шәриф мәчете янында дәвам итте.