Авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгать коллективларының гала-концерты узды.

2014 елның 20 мае, сишәмбе
Узган атнада район мәдәният йортында авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгать коллективларының  гала-концерты узды. Концертта 50 гә якын артист чыгыш ясады. Район мәдәният бүлеге начальнигы Алсу Хөсәенова билгеләп үтүенчә Бәйрәкә, Акбаш, Подгорный авылларында узган концертлар аерым игътибарга лаек. Әлеге өч җирлекнең номерларын алып тулы бер гала-концерт ясап булыр иде, дип билгеләп үтте ул. Шунысы куанычлы концертта яшьләрдән алып инде пенсия яшендә булган, әмма бүген күңелләре тик торырга яратмаган олы абый-апаларыбыз да катнаштылар. Концерттан бер катнашучы да бүләксез китмәде, барысына да дипломнар тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International